Түбән Чәке авылы клубына Рафаэль Ильясов исеме бирелде. Әлеге уңайдан клуб диварына мемориаль такта куелды. Моннан тыш, бөек җырчы хөрмәтенә “Татарстан” телерадиокомпаниясе һәм “Җыен” фонды тарафыннан әзерләнеп, “Шәхесләребез” сериясендә “Рафаэль Ильясов” исемле китапны тәкъдир итү дә узды.
Шуларның берсе– ТАССРНың атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Рафаэль ага Ильясов.
«Рафаэль җырлаганда, йөрәк татарча тибә башлый». Бу сүзләрне бөек режиссер Марсель Сәлимҗанов әйткән. Кыска гына җөмлә. Ләкин анда җырчының бөтен асылы, җирдә яшәү мәгънәсе ачып бирелгән.
Шушы көннәрдә район күләмендә Рафаэль ага Ильясовның якты истәлеген барлаган танатаналы чаралар узды. Түбән Чәке авылы клубына Рафаэль Ильясов исеме бирелде. Әлеге уңайдан клуб диварына мемориаль такта куелды. Моннан тыш, бөек җырчы хөрмәтенә “Татарстан” телерадиокомпаниясе һәм “Җыен” фонды тарафыннан әзерләнеп, “Шәхесләребез” сериясендә “Рафаэль Ильясов” исемле китапны тәкъдир итү дә узды.
Тантаналы чаралар Рафаэль ага Ильясовның туган авылы–Түбән Чәкедән башланып, көннең икенче яртысында район мәдәният йортында дәвам итте.
Әлбәттә, һәрбер зур эштә башлап йөрүче кирәк. Шушы авылда туып-үскән, республикабызның, районыбызның җаваплы урыннарда хезмәт куйган Рафаэль ага Ильясовның якыннары, туганнары Альберт, Альфред Шиһабетдиновлар, Айсылу Шиһабетдинова теләктәш якташлар, кешеләр ярдәме белән, әлеге уй-ниятләрне тормышка ашыручылардан булып торалар.
Чарага республикабызның мәшһүр шәхесләре, җырчылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, Рафаэль ага Ильясов киң иҗат мәйданына юл күрсәткән шәхесләр бик күпләп кайтты. Шулай ук, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова да катнашты. Кунакларны сәламләп ул җирлекләр шәхесләре белән көчле дигән фикерен җиткерде.
«Туган җиребезнең тарихын шәхесләр бизи. Һәр җирлек шәхесләре белән көчле. Чүпрәле районы да булдыклы шәхесләрне биргән төбәк», – диде Нурия Хашимова.
Түбән Чәке авылы клубы һәм район мәдәният йорты сәхнәсендә Рафаэль ага Ильясовның иҗатташ дуслары, сәхнәдәшләре чыгыш ясады, Чүпрәле халкына җыр-моңнарын бүләк итте.
Рафаэль ага Ильясовның чын гобойчы икәнлеге дә күпләргә мәгълүм. Аның гобойда уйнап торган фоторәсеме дә авыл музеенда саклана. Шушы затлы музыка уен коралы белән концертларда чыгыш ясавын хатирәләрдә Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, атаклы гобойчы Айрат Шәрәфетдинов яңартты.
Рафаэль ага Ильясов турындагы китапның барлыкка килүе хакында үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр җаваплы мөхәррир, академик Дания Заһидуллина, “Җыен” фонды директоры Фуат Рәфыйков, китапны төзүчеләр: күренекле язучы Рафис Корбан һәм Татарстан радиосы журналисты Нәсим Акмал, китап әзерләүдә баш оештыручы Рәшит Фәсхетдинов да үз чыгышларында бөек җырчыны искә алдылар.
Кичәнең дулкынландыргыч мизгеле булып, Рафаэль ага Ильясовның туган авылына багышлап чыгарылган яңа җырны яңгырату булды, Аның көен танылган композитор Илгиз Закиров иҗат иткән, сүзләрнең авторы–Рафис Корбан. Әлеге җырны якташыбыз, Татарстанның халык артисты ИлСаф башкарды.
Танатаналы чарада көн дәвамында Рафаэль ага Ильясовның тормыш юлы, сәхнә эшчәнлеген чагылдырган фотокүргәзмә эшләде. Чараны Татарстан радиосы журналисты, Рафаэль Ильясовның хезмәтен дәвам иттерүчеләрнең берсе Гөлназ Ибраһимова һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, режиссер, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов алып бардылар.
Район Башлыгы Марат Гафаров, Татарстан радиосының легендар җитәкчесе Тәфыйк Сәгыйтов, Рафаэль ага Ильясовның узган гасыр ахырында оешкан Татарстан «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең чишмә башында торуын билгеләп үттеләр. Бүгенге көндә дә ул тудырган музыкаль мирас эфир киңлекләрендә тынмавын, халыкка хезмәт итүен ассызыкладылар. Озак еллар иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләре, шәкертләре Сиринә Латыйпова, Рәзин Нуруллин, Фәнис Мөхәммәтов һәм башкалар Рафаэль аганың гади, шул ук вакытта таләпчән булуын, гомумән аның барлык асыл сыйфатларын атадылар.
Бәйрәмдә авыл музеена, Рафаэль ага Ильясовның тормыш юлына кагылышлы ядкарьләр, музыка уен коралларыннан–гобой, каллиграфик портреты–туграсы бүләк ителде. Туграның авторы -әдәбият белгече, күренекле рәссам-хаттат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш.
Әлбәттә, чарада якташыбызның балалары, оныгы, туганнары да катнашты. Алар әтиләренең, абыйларының якты истәлеген саклауга куелган хезмәтләр өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Әйе, Рафаэль ага Ильясов туган телебезне, туган моңнарны саклап калу, халыкның хәтерен уяту өчен көрәшеп яшәгән бөек җырчы! Аның милли моңнары бүген дә халкыбыз күңелендә яши, онытылмый!
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров:
–Рафаэль Ильясов кебек шәхесләр бик сирәк. Шундый шәхеснең нәкъ менә безнең районнан чыгуы зур горурлык. Аның турында күп сөйләп була. Үзенчәлекле, моңлы җырчы, легендар шәхес буларак тарих битләренә кереп калды. Үзе исән чакта аның юбилеен районыбызда үткәрү дә безнең өчен олы истәлек булып тора. Якташыбызның исемен мәңгеләштерүне башлап йөрүчеләргә олы рәхмәтләремне белдерәм.
Татарстан радиосының легендар җитәкчесе Тәфыйк Сәгыйтов:
–Чүпрәленең горурланырлык кешеләре күп. Рафаэль да шундыйлардан–ул милләт сандугачы. Татар моңын читләргә тарату, таныту юнәлешендә күп эшләр башкарды. Ул радио белән яшәде, шунда гомер итте.
Академик Дания Заһидуллина:
–Рафаэль Ильясов истәлегенә багышланган китапта, аның тормыш юлы гына түгел, музыкаль таланты, оештыра белү сәләте, мәдәният, сәнгать өлкәсендә калдырган эзләре ачык чагыла.
Альфред Шиһабетдинов:
–Әтинең әнисе ягыннан туганбыз без Рафаэль ага белән. Мин Казанга укырга баргач, аның эш җиренә еш йөри идем. Һәрвакыт башлап, кофе белән сыйлый иде, аннан хәлләрне сораша. Гомер тиз үтә икән. Инде без дә олыгайдык, балалар үсте. Пенсиягә чыккач, авылга клубка эшкә кайтам, дип шаярта иде. Ә бүгеннән Рафаэль аганың исеме, рәсеме аның туган җирендә, клуб диварында мәңгелеккә урын алды, хыяллары чынга ашты. Әлеге эштә катнашучыларга зур рәхмәт.
Рафаэль ага Ильясов 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туа. 1954-1958 елларда Казан музыка училищесында укый. 1958 елда Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә, оркестр артисты һәм укытучы квалификациясен ала.
1963 елдан Пермь опера һәм балет театры оркестрында, 1964 -2005 елларда Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире вазифасында эшли. Радиодагы эшчәнлеген 2014 елга кадәр дәвам итә. Рафаэль Ильясов 45 ел татар сәхнәсендә хезмәт куя. Якташыбыз 2020 елның 9 декабрендә вафат булды.