Чүпрәледә Россиянең спорт мастеры Нәҗип Камил улы Җамалетдинов истәлегенә авыр атлетика буенча турнир узды

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Мунчәли – Батырлар авылы

Озак еллар район Сабантуенда җиңел машинаны аркан белән тарткан, центнерлаган авырлыктагы  иген капчыкларын җилкәсенә салган олпат гәүдәле Нәҗип Җамалетдиновның якташыбыз икәнлеген күпләр мөгаен белмидер дә. Ул исә Мунчәли авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә.

1973 елда Нәҗип Камил улы Мунчәли мәктәбенең беренче сыйныфына укырга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Ульяновск төзелеш көллиятендә укый, армиядә хезмәт итә. Аннан  Ульяновск дәүләт педагогия институтының физик тәрбия бирү факультетында укый. Ульяновск өлкәсе буенча Эчке эшләр органнарында хезмәт итә. 2000 елда пассажирлар ташу буенча транспорт оешмасы оештыра.

Райондашыбыз авыр атлелика белән спортчылар өчен бик соң  дип саналган 35 яшендә генә шөгыльләнә башлый, әмма шуңа да карамастан, зур дәрәҗәләргә ирешә, сигез елдан Россиянең спорт мастеры була.

2009 елның февралендә Мордовия Республикасының Рузаевка шәһәрендә узган иң авыр үлчәү категориясендә спорт нормативларын үти. 140 кг һәм 185 кг авырлыктагы ике төрле күрсәткечләр буенча штангаларны күтәреп, гомуми 325 кг күтәрү авырлык суммасын җыя. Авыр атлетика тарихына  43 яшендә иң өлкән спорт мастеры буларак керә. 2004 елда Идел буе федераль округы чемпионы була. 2006 елдан 2016 елга кадәр мастер-ветераннар арасында чемпион исемнәрен яулый. Берничә тапкыр Россия рекордларын куя. 2020 елда Ульяновск өлкәсе губернаторы тарафыннан спорт үсешенә актив өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Нәҗип Җамалетдинов якты дөньядан узган елның маенда китә.

Турнирда Нәҗип Җамалетдиновның тормыш иптәше, улы, шулай ук, аның дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты. Спорт чарасын оештыруны тәкъдим итүчеләр дә нәкъ  менә аның дуслары була. Алар билгеләп үткәнчә, бу аның истәлегенә беренче тапкыр оештырылган турнир. Киләчәктә спорт чарасы календарь планга кертеләчәк һәм ел саен төбәкара дәрәҗәдә оештырылачак.

Чарада Ульяновск шәһәреннән кайткан авыр атлетика буенча спортчылар катнашты. Барлык катнашучыларга бүләкләр, ә җиңүчеләргә кубоклар һәм акчалата призлар тапшырылды. Призерлар арасында, Мунчәли авылыннан әби-бабасы булган Данияр Хамидуллин да бар иде. Димәк, Нәҗип Камил улы Җамалетдиновның дәвамчылары үсә һәм Мунчәлине чын мәгънәсендә Батырлар авылы дип  атарга тулы җирлек бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International