Россиядә сәламәт яшәү рәвеше һәм гаилә кыйммәтләре традицияләре елдан-ел ныгый гына бара. Быел спорт бәйрәме алтынчы мәртәбә уза. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия комплексы сынауларында бөтен илдән 55 команда үз көчен, җитезлеген һәм чыдамлыгын тикшерәчәк.
Россия Президенты Владимир Владимирович Путин берничә тапкыр ассызыклаганча, мөмкин кадәр күбрәк гражданнар, өстәвенә, барлык яшьтәге гражданнар үзләре өчен спорт кыйммәтләрен сайлавы мөһим.
Мондый фестивальне уздыру спорт һәм ГТО хәрәкәтенең чын гаилә традициясенә әверелүе үрнәге булып тора. Берничә буын бергә стартка чыкканда, бер-берсен яклыйлар һәм яңа казанышларга омтылалар - бу безнең илнең сәламәт киләчәгенең нигезе булып тора да инде.
Ышанам, сезнең күбегез өчен катнашу спорт нәтиҗәләре белән генә түгел, ә бердәмлек хисе белән дә истә калыр, ә билгеләр алу лаеклы бүләк булыр. Барыгызга да ышаныч, өмет һәм мәхәббәт телим, чөнки Россиягә һәм спортка мәхәббәт безне берләштерә! - дип билгеләп үтте Спорт министры, Россия Олимпия комитеты президенты Михаил Дегтярев.