Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында яшәүче Минҗиһан Халитованың яшәү рәвеше күпләргә үрнәк

2025 елның 16 августы, шимбә

Язмыш сынауларын уза-уза

95 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл ветераны. Үзен юбилее белән котларга килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановны һәм авыл җирлеге җитәкчесен Илһамия Мохитованы туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды ул.

–Хөрмәтле Минҗиһан Абзалетдиновна, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбызны үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк өлге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим, - диде Рөстәм Мөхәммтҗанов һәм тыл ветеранына РФ Президентының шәхси котлавын, район башлыгы Марат Гафаровтан  истәлекле бүләк тапшырганда.

Минҗиһан апа Кече Шәйморза авылында туган. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килгән аңа. Әти-әни назын күрми, ятим үсүдән тыш, язмыш аны гомерлек авыру телсез-чукраклык белән дә сыный. Шуңа да карамастан, Минҗиһан апа ачык күңелле, тормышка оптимистик рух белән карарга өйрәнгән.

Сугыш чорында колхозда төрле эшләрдә эшли. 11 яшеннән өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырларында да хезмәт куя: иген табагында, яшелчә бакчасында, урып-җыюда катнаша. Дару үләннәре дә җыя, көтү дә көтә.

1960 елда кияүгә чыгып, ире Әнварша белән ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буена тырыш һәм намуслы хезмәт юлы үткән ветеран һаман хәрәкәттә әле.

–Тынгысыз җан булгангадыр, кайчан карасаң да, гел хәрәкәттә ветераныбыз, шуңа күрә сәламәтлегенә дә зарланмый. Саулыгы ныклы булгач, күңеле һәрчак күтәренке. Күпләргә үрнәк итеп куям Минҗиһан апаның апаның яшәү рәвешен, -ди авыл җирлеге башлыгы.

Хезмәт  елларында үзен җаваплы һәм эш сөючән буларак таныткан Минҗиһан апа  күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә дә ия ул. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилейлы медальләрен дә тапшырганнар үзенә.  Бүгенге көндә кызларын тәрбиясе карамагында булса да, Минҗиһан апа тормыш булган мәхәббәтен, яшәү көчен югалтмый яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International