Чүпрәле районы Мунчәли башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы 100 еллыгын билгеләде

2025 елның 17 августы, якшәмбе

Мәктәптә бер гасырлык юбилей

Шушы 100 ел эчендә әлеге мәктәпне меңләгән егет һәм кыз тәмамлаган. Төрле һөнәр үзләштереп, республикабызның, илебезнең төрле өлкәләрендә югары  уңышларга ирешкәннәр, районыбызның абруйлы шәхесләренә әверелгәннәр.

Мәктәп иҗат дөньясына  Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Рәмис Аймәт, шулай ук, Нурмөххәммәт Хисамов, Инкыйлаб Әмирханов, Абдуллаҗан Хәлимов кебек галимнәрен, Татарстан прокуроры Сәйфихан Нәфиев  һәм башка күп кенә билгеле шәхесләрне бүләк иткән. Белем учагын төрле елларда тәмамлаган укучылар, аларга белем биргән мөгаллимнәр бу көнне янә бергә җыелды. Бу чара очрашу, олуг мөгаллимнәргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп булды.

Авылда мәктәп ачылуга быел 100 ел булса,  “Рус-татар земство мәктәбе” эшли башлауга–115 ел, җәдитчә укыту башлануга130 ел һзм “күңел сабаклары” өйрәтүгә 260 ел тула.

1895 елдан балаларны Мунчәлидә җәдитчә укыта башлаулары, 1904 елда дөньви фәннәр өйрәтелә торган Хөсәен Ямашев исемендәге башлангыч мәктәп, ә инде 1910 елдан рус-татар земство мәктәбе, 1918 елның көзендә советча укытылу юнәлешендәге башлангыч мәктәпнең булуы билгеле. 

1925 елда ул җидееллык итеп үзгәртелә. Мәктәп мөдире Риза Мәрдиев (Яңа Ишле авылыннан була) авылда беренче балаларны туплап, өйдән-өйгә йөри. Ул чактагы тормыш кануннары, билгеле масакүләм халык арасындагы агарту эшләренә каршы чыга. Шулай да уртак тырышлык белән беренче сыйныф 32 ир баланы һәм бер кыз-Сәүрә Хәсәнова белән тулылана. Икенче елны исә мәктәпкә тирә-як авыллардан да укырга теләк бедерүчеләр барлыкка килә. Шулай итеп, Буа кантонына кергән Мунчәли волостендәге әлеге белем үзәге узган гасырның егременче елларында Татарстандагы дүрт җидееелык мәктәпнең берсе була.

Балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен билгеле тәҗрибәле, укымышлы кешеләр сайлана. 1954 елда ул сигезьеллык мәктәпкә әйләнә, 1991 елда – урта мәктәпкә (2004 елда яңа бина төзелә), 2008 елда – тулы булмаган урта мәктәпкә, 2010 елда башлангыч мәктәпкә, 2012 ел – башлангыч мәктәп – балалар бакчасына, 2015 елда аңа Советлар Союзы Герое Нурулла Фазлаев исеме бирелә.

1942 елда Мунчәли мәктәбе бинасында балалар йорты ачыла, анда Ржев шәһәреннән 13нче ятим балалар бакчасы эвакуацияләнә (директоры – К.Быков). Балалар биредәге мәктәптә тәрбия, белем ала, җәй көне колхозда ярдәм итә. 1946 елда белем бирү учреждениесендә сукырлар өчен мәктәп ачыла.

Әлбәттә, тарих өчен 100 ел – бер мизгел генә. Әмма шушы еллар эчендә мәктәп бик күп кешеләрнең язмышында зур роль уйнаган.

Чараны шушы мәктәпне тәмамлаган, бәйрәмне оештырган район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов ачып җибәрде.

–Мәктәбебезнең үткәне данлыклы, горурланырлык. Биредә хезмәт куйган укытучыларыбызга олы рәхмәт. Бүгенге яшь буын да боларны онытмасын, авылыбызны, мәктәп данын якласыннар дип теләп калабыз, шуңа омтылабыз,-диде ул.

Ул уку йортының үткәненә тукталды, район җитәкчелегенә, җыелганнарның барысына да килүләре һәм чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәмдә район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов та  катнашты. Озак еллар хезмәт куйган педагогларны котлады һәм бүләкләр тапшырды. Мунчәли мәктәбенең бай тарихлы булуын ассызыклады.

Авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов мәктәп күпләргә  үрнәк булган тормыш юлы күрсәтүен билгеләде, Ватанга, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбиялүвен әйтте. Шуның мисалы булып, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт куючы егетләрне атады, аларның әти-әиләренә рәхмәтләр җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Чарада катнашучыларның да авылдашларына әйтер сүзләре, сагынып сөйләрлек вакыйлары шактый иде.

Бүген мәктәпнең икенче катында музей урын алган. Анда авылның борынгы үткәненә дә, мәктәпнең үзенә дә кагылышлы мәгълүматлар һәм экспонатлар тупланган.

Мәктәп юбилеена багышлаган чара концер номерлары белән аралаштырып барылды. Еллар үтсә дә, балачак иленә-серле мәктәп дөньясына чакырып торган юллар онытылмас, дип авылдашлар, сыйныфташлар  киләсе елларда да очрашып торырга сүз бирештеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International