Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Марат Әхмәтов белән очрашты.

2025 елның 15 августы, җомга

Очрашуда балалар һәм остазлар "Ура, Авылга" проектыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

2025 елның 14 августында «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов белән очрашты.

Балалар һәм остазлар быел Татарстанның 30 авылында 2000нән артык катнашучыны үз эченә алган «Ура, авылга» проектыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар татар, чуваш һәм удмурт халыкларының традицияләрен ничек өйрәнүләре,  Сабантуй оештырулары, ишегалды уеннары һәм спорт ярышлары оештырулары, «Минтимер һәм аның дуслары» фильмын караулары һәм дискотекада милли көйләргә биюләре турында сөйләделәр.

Шулай ук активистлар хәзерге вакытта эшләнә торган яңа проектларны тәкъдим иттеләр, бу:

«Балаларга музыка» - республиканың музыка мәктәпләре өчен өч телдә җирле композиторлар әсәрләре җыентыгын булдыру.

«Җиңү классикасы» - сентябрьдә үк башланачак проект: театраль мастер-класслар сериясе, аның нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышы турында спектакльләр куелачак.

«ТатВики Мәктәбе» - Википедия өчен татарча мәкаләләр язарга өйрәтү.

Чүпрәле районыннан очрашуда катнаштылар: Чүпрәле районындагы «Беренчеләр хәрәкәте»нең баш белгече Ранилә Алиуллова; Чүпрәле районында быел өч авылда узган «Ура, Авылга» проекты вожатыйлары - Ләйсән Фаизова һәм Мария Храмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International