Чебоксарда VI Бөтенроссия ГТО фестивале узачак

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

16-19 август көннәрендә Чебоксарда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган гаилә командалары арасында VI Бөтенроссия ГТО фестивале узачак. Россиянең төрле почмакларыннан - Севастопольдән алып Сахалинга кадәр – 55 команда спорт гаиләсе исеме өчен көрәшәчәк!

ВФСК ГТО «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Катнашучыларны көч, җитезлек һәм чыдамлык сынаулары көтә: тартылу, йөгерү, йөзү, ату һәм ГТО команда эстафетасы.

Фестиваль программасы:

- 16 август - тантаналы ачылыш һәм беренче сынаулар: ату, алга иелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;

- 17 август - тартылу, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, 30 һәм 60 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү буенча ярышлар;

- 18 августта - 25 һәм 50 метрга йөзү;

- 19 августта - мавыктыргыч ГТО эстафетасы һәм бүләкләү тантанасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International