“Спортлото ГТО халык уеннары”ның 3 нче сезонына гаризалар кабул ителә

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

«Спортлото ГТО халык уеннары»ның 3 нче сезонына гаризалар кабул итү 15 августка кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Гаризаны бер категориягә бирергә мөмкин: юниорлар; беренче омтылыш; һәвәскәрләр; алга китүчеләр; профессионаллар; чиксез; рекордка барам; рекордка барам. Чиксез.

Шулай ук өченче сезонда 18 яшьтән өлкәнрәк интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр өчен яңа категория - "махсус олимпиада" ачылды.

Тулырак мәгълүмат белән Россия ГТО күп төр ярышы (многоборье) федерациясе сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International