2025 елның 10 августы - Россиядә Төзүчеләр көне
Бүген, 2025 елның 11 августында, эшлекле дүшәмбе котлаулар белән башланды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров төзелеш тармагы вәкилләрен котлады, районда уңайлы мохит булдырганнары һәм төзекләндерү эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Төзелеш тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау Грамотасы белән «Вегострой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзү-монтаж эшләре мастеры Нияз Зәйдулла улы Мөхитов, шулай ук, җәмгыятенең баш инженеры Радик Фәрит улы Назыров бүләкләнделәр.
Дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлешләре өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге башлыгы Илдар Марс улы Хөсәеновка, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең баш белгече Илдус Радик улы Сабирҗановка тапшырылды.
Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Матау Грамотасы һәм Рәхмәт Хатына "Данадис" җәмгыяте директоры Илнур Илдус улы Исхаков; Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге баш белгече Илүзә Илгиз кызы Җәлалова; «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесенең баш инженеры Сергей Анатольевич Сердцев ия булдылар.