Районда балаларның җәйге ялын оештыру юнәлешендә комплекслы программалар эшли.
Әйтик, уку елы тәмамлануга ук, мәктәп яны лагерьлары үз ишекләрен ачты. Моннан тыш, балалар өчен Түбән Чәке авылы җирлегендә урнашкан «Акчарлак» лагеры да җәй дәвамында эшләвеннән туктап тормады. Биредә өч сменада гына 200ләп бала ял итте. Бүгенге көндә анда дүртенче, соңгы смена эшли башлады.
Лагерьда балаларның көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итү өчен бер төркем тәрбиячеләр, әйдәманнар хезмәт куя. Очрашулар, бәйгеләр үткәрелә. Балалар районга төрле оешмаларга сәяхәткә йөри, «Акчарлак» бассейнында һәрдаим була.
Моннан тыш, лагерьга төрле яшьләр оешмалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, музей, китапханә, балалар иҗат йорты вәкилләре очрашуга килә, төрле мастер-класслар үткәрә. Юл хәвефсезлеге турында да онытырга ярамаганлыгын исләренә төшереп, отрядларда төрле чаралар үтә Шулай ук янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә басым ясала.
Туклануга да зарланырлык түгел. Балалар көненә берничә тапкыр ашый. Хәвефсезлек мәсьәләсенә зур игътибар бирелә.
Бер сүз белән әйткәндә, биредә балаларның җәе исләрендә калырлык итеп бар яктан да оештырылган.