Яңа җитәкчене бүлек хезмәткәрләренә ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев тәкъдим итте.
Марат Азат улы Хуҗиев Чүпрәле районда туып-үскән. Әлеге өлкәдәге хезмәт юлын да биредә башлаган шәхес.
2021 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегенә җитәкче итеп билгеләнә, соңгы елларда Зәй шәһәренең полиция башлыгы вазифасын башкарган.
Чарада район башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Җитәкчеләр Марат Азат улына уңышлар һәм нәтиҗәле хезмәт еллары теләделәр.