5 августта Иске Чүпрәле авылының «Алтын» универсаль спорт залында район оешма-учреждениеләре командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Турнирда алты команда катнашты.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вилданов чыгыш ясады, ул спортчыларга гадел көрәш һәм лаеклы нәтиҗәләр теләде.
Исегезгә төшерәбез, спорт атналыгын ябу тантанасы һәм Физкультурниклар көненә йомгак ясау 8 августта 15:00 сәгатьтә «Чупрәле» паркында булачак. Чара программасында-иң яхшы спортчыларны, тренерларны, физик культура укытучыларын, спорт ветераннарын һәм спорт федерацияләре җитәкчеләрен бүләкләү, шулай ук атна дәвамында узган барлык ярышларның нәтиҗәләрен игълан итү.