Чүпрәледә «Безнең ишегалды» дус күршеләр фестивале узды

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» сәяси партиясе инициативасы белән тормышка ашырыла башлаган программа кысаларында күпкатлы йортлар арасында ишегаллары тәртипкә китерелеп, бүгенге көндә шунда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше, ялы тәэмин ителә.

Быелдан исә дус күршеләр проекты да гамәлгә керде. Бу шушы ук программаның дәвамы булып тора. Ул үз чиратында халыкны үзара тату булып, аралашып яшәргә чакыра.

Фестиваль «Чүпрәле» паркында гөрләде. Бирегә Чүпрәле халкы белән очрашырга «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе секретаре Марат Гафаров, республика активы вәкиле, иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов килде. Алар «Безнең ишегалды» программасының ничек тормышка ашырылуы, соңгы биш елда республикада тормышта нинди уңай үзгәрешләр булуы хакында, программаның уңышы республикада яшәүчеләрнең активлыгына да нигезләнгәнлеген сөйләделәр.

Марат Гафаров үзенең чыгышы белән фестивальне башлап җибәрде.

—Безнең районда соңгы 5 елда бик күп эшләр башкарылды. Әлбәттә, үтеп барганда без моны сизми дә калабыз, әмма кунаклар Чүпрәле районының йөзе ничек үзгәрүенә гаҗәпләнәләр. 5 ел эчендә генә дә 5 мәктәп, 13 азык-төлек блогы ремонтланган, мәктәпләрдә 8 үсеш ноктасы барлыкка килгән, 12 ФАП төзелгән, 5 клуб, 7 күпфункцияле үзәк булдырылган. Район үзәгендә матур парклар, балалар мәйданчыклары барлыкка килде. Моның өчен бик зур чыгымнар тотылды. Без Рөстәм Миңнехановка инициативалары, республикабызда гамәлгә ашырыла торган программалар өчен рәхмәтле, алар безнең төбәктә беренчеләрдән булып эшли башлады. Бу программалар киләчәктә дә эшләячәк, ә кешеләр уңайлы шартларда яшәячәк дигән өметтә калабыз. Әлбәттә, үзебездән дә активлык күрсәтеп, — диде Марат Ринатович.

"Мин Татарстанда яшәвем һәм эшләвем, республикабыз белән горурланам. Чүпрәле районына гына карагыз, биредә күп нәрсә үзгәрде. Бу безнең Татарстанда гамәлгә ашырыла торган программалар ярдәмендә булдырылды һәм алар барысы да кешеләрнең тормыш сыйфатын үзгәртүгә юнәлдерелгән. "Безнең ишегалды «программасы буенча гына да республикада 5000 ишегалды ремонтланган. Бу —безнең тормыш киңлеге. Бу —безнең йортыбыз, күршеләребез. Без барлык юнәлешләрдә дә иң яхшы төбәкләрдән саналабыз. Бу программаларның барысы да гомумроссия программаларының нигезенә салынды. Бик күп эшләнде, әмма алда да әле күп эшлисе бар, әлбәттә, сезнең белән бергә, хөрмәтле чүпрәлеләр. Ә моның өчен сәясәтнең нык булуы таләп ителә. Шуңа күрә сайлауларга йөрергә, үз тавышыңны белдерергә кирәк, — дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга актив катнашулары, энтузиазм һәм актив позицияләре өчен бертөркем райондашларыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм сәхнәсендә безнең районның иң яхшы иҗат коллективлары белән «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Буа дәүләт драма театры артистлары да чыгыш ясады.

Белешмә

«Безнең ишегалды» программасының нәтиҗәләре 1,5 миллионга якын татарстанлыга, шул исәптән 300 меңнән артык балага кагылды. Соңгы биш елда программа кысаларында 5 174 йорт төзекләндерелгән. Әлеге программаның аналоглары башка төбәкләрдә юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International