Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында “Троицкие напевы” IX рухи җыр фестивале бөтен Россиядән кунаклар җыйды

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

2025 елның 12 июлендә Иске Чүпрәле авылында «Троицкие напевы»IX төбәкара православие рухи җыры фестивале узды. Бәйрәм изге Сергий Радонежский храмындагы литургиядән соң башланды һәм изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көненә багышланды. 

Фестиваль Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучыларны һәм кунакларны җыйды, алар рухи җырлау һәм халык традицияләре шатлыгын уртаклашырга килделәр. Бу көнне тирән эчтәлекле җырлар яңгырады, һәр чыгыштан соң артистларны иҗаты өчен бүләкләделәр. Кунаклар музыка белән ләззәтләнеп кенә калмыйча, мастер-классларда да катнаша алдылар, анда венок үрергә өйрәнделәр һәм башка борынгы һөнәрләрне үзләштерделәр. Балалар өчен күңелле уеннар һәм күңел ачулар әзерләнде, ә теләгән һәркем тематик күргәзмәләр белән таныша алды. 

Традицион кунакчыллык аеруча җылы булды-катнашучыларны чын бәйрәм рухы тудырдырып ипи – тоз белән каршы алдылар. Мөхтәрәм кунаклар арасында Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, изге Сергий Радонежский храмы настоятеле иерей Павел Пурлов, Иске Чәке авылыннан Архангел Михаил храмы настоятеле рухани Олег Волков, шулай ук Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов бар иде. 

Фестиваль инде тугызынчы тапкыр халыкны берләштерә, рухи традицияләрне саклый һәм төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыта. Бу көнне Иске Чүпрәле авылы православие җырларын һәм рус мирасын бәяләүчеләрнең барысын да җәлеп итү үзәгенә әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International