Чүпрәле районы Башлыгы Шәүкәт Алиулловны юбилее белән котлады

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

2025 елның 12 июлендә Алиуллов Шәүкәт Әхмәтсафа улы юбилеен билгеләп үтә. Аңа 70 яшь тулды.

Шәүкәт Әхмәтсафа улы Кече Чынлы авылында туып үскән, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.

Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул Зур Чынлы урта мәктәбендә укытучы булып башлый, анда вакытлар узу белән оештыручы, завуч һәм директор вазифаларын башкара. 

1983 елдан ул төрле җаваплы постларда эшли: ВЛКСМның Чүпрәле район комитетының I секретаре, район халык мәгарифе бүлеге мөдире, Чүпрәле районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары була, шулай ук берничә тапкыр муниципаль район башкарма комитетын җитәкли. Моннан тыш, ул Башкарма комитет җитәкчесе киңәшчесе, инфраструктура үсеше буенча урынбасары һәм яңадан Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкара.

Күпьеллык хезмәте өчен ул Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, ТР Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белән бүләкләнде. 

Шәүкәт Әхмәтсафа улы Чүпрәле районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертте. 

Бу истәлекле көнне юбилярны район Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм аның урынбасары Айрат Җәләлов котладылар. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр. 

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров администрациядә ике дистә елдан артык уңышлы эшләгәне өчен рәхмәт белдерде, истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International