2025 елда «ГТО Сабантуе» республика онлайн акциясе дәвам итә

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

2025 елда “ГТО Сабантуе” республика онлайн акциясе старт алды. Бу хакта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итә.
“ГТО Сабантуе” республика онлайн акциясе видеороликлар конкурсы һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта үткәрелә.
Акциянең муниципаль этабы 2025 елның 1 июленнән 20 июленә кадәр бара. Муниципаль этапта җиңүче 2025 елның 21 июленнән 28 июленә кадәр узачак акциянең республика этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.
 Видеороликларга таләпләр: гер күтәрүче һәм урыннан озынлыкка сикерүче катнашучыны (конкурсантны) төшерергә кирәк; конкурсант ГТО баннеры һәм районның танып белү билгеләре (район, шәһәр исеме, истәлекле урын, район исеме белән баннер һ. б.) фонында булырга тиеш.; видеороликта 2 кеше катнаша ала; оригинальлек; дәвамлылыгы 60 секундтан артмаска тиеш.
Акциянең муниципаль этабында катнашу өчен конкурс эшләре 2025 елның 20 июленә кадәр Vildanov.Ruslan@tatar.ru электрон почта адресына яки 89270387410 номерына ватсап буенча кабул ителә. Муниципаль этапта җиңүче акциянең республика этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.   
Конкурсның муниципаль һәм республика этапларында җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International