Гаилә – ул ныклы гаилә багланышлары, үзара ярдәмләшү һәм традицион кыйммәтләр. Нәкъ менә шушы принциплар гаилә командалары арасында 14 августта Чабаксарда башланачак Бөтенроссия ГТО фестивале нигезендә ята.
Бу спорт бәйрәме гаилә традицияләренең искиткеч дәвамы булачак, анда ата-аналар һәм балалар бергәләп үзләренең көчләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын сынап карый алачаклар, сәламәтлекләрен генә түгел, гаиләдәге яхшы атмосфераны да ныгыта алачаклар.
Фестивальнең төбәк этапларында җиңүче командалар 14 июльгә кадәр катнашу өчен гариза бирә ала. Фестиваль турында нигезләмә: vk.cc/cNvmAO
Гаилә,спорт, бердәмлек – менә бәхетле тормыш формуласы!