Татарстан Рәисе Чүпрәле районына яңа Lada автомобиле тапшырды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Чүпрәле районы делегациясе «АгроВолга 2025» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә актив катнашты.

Чүпрәле районы Башлыгы үзенең Телеграм-каналында делегациянең «АгроВолга 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашуы турында хәбәр итте.

Төп вакыйгалар:

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районына яңа Lada автомобиле тапшырды - бу агросәнәгать комплексы бурычларын хәл итүдә ярдәм итәчәк.

«Чынлы» ҖЧҖ «Россиянең иң яхшы чөгендер чәчүче хуҗалыгы» федераль конкурсында II урынны яулады!

Баш инженер Илнур Сатдиновка күпьеллык хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Чынлы» ҖЧҖ Аккош һәм Сандугач исемле сыерлары «АгроВолга гүзәле» титулы өчен көрәшәләр - аларга ярдәм итәрбез! 

«Солнечный круг» компаниясе үз продукциясен күргәзмәдә тәкъдим итте.

«Рассвет Агро» ҖЧҖ механизаторлары трактор йөртү буенча чемпионатта катнашалар. 

Барыгызны да казанышларыгыз белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, яхшы һава торышы һәм рекордлы уңыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International