“Балалар коляскалары парады” ТР Чүпрәле муниципаль районының дистәләгән гаиләсен берләштерде

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

2025 елның 8 июлендә Чүпрәле муниципаль районының «Чупрәле» паркында Халыкара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу җылы җәйге көн иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтү өчен бик күп гаиләләрне җыйды.

Бәйрәм алып баручыларның җылы сүзләреннән башланып китте, алар барлык катнашучыларны шушы күркәм көн белән котладылар.

Район Башлыгы Марат Гафаров барысын да матур бәйрәм белән котлады:

-Гаилә - ул безнең таянычыбыз, юаныч һәм көч бирүче. Гаилә - бездә булган иң кыйммәтле әйбер. Һәр йортта мәхәббәт һәм шатлык хөкем сөрсен, - диде Марат Ринатович.

 Озак еллар бергә яшәгән гаиләләргә аерым игътибар бирелде. 51 ел бергә яшәгән Кизиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Владимир Федорович һәм Ольга Николаевна, 51 ел дәвамында мәхәббәт, бер-берсенә тугрылык хисләрен саклыйлар, лаеклы авторитеттан файдаланалар һәм күпләр өчен тату, хезмәт сөючән, игелекле гаилә үрнәге булып торалар. Алар Городище авылында туып үскәннәр.

Владимир Федорович озак еллар туган авылында баш агроном булып эшли. Ольга Николаевна балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Алар 4 бала тәрбияләп үстергән, хәзерге вакытта аларны 8 оныгы һәм 2 оныкчыгы сөендерә.

Сәхнәгә шулай ук хөрмәтле Тагировлар гаиләсе дә чакырылган иде: Барис Хәйрулла улы һәм Флера Хасәнҗан кызы, Мөхәмәтҗановлар гаиләсе: Барис Касыйм улы һәм Гелшат Сәмигулла кызы, алар 60 ел бергә торуларын билгеләп үтәләр.

Тагиров Барис Хәйрулла улы Зур Чынлы авылында туып үскән, зооинженер, озак еллар авылда имам хатыйб булган. Медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Хатыны Флера Хәсәнҗан кызы озак еллар смена начальнигы булып эшләгән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, Тагировларның 7 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.

Барис Касыйм улы һәм Гелшат Сәмигулла кызы 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Барис абый белән Гелшат апа гомер буе колхозда эшләгәннәр, Барис абый 40 елдан артык терлек караучы, Гелшат апа 35 ел сыер савучы булып эшләгән. Мөхәмәтҗановлар һәрвакыт хезмәт яратканнар һәм балаларын да хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

Ватанны саклаучылар елы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Болар-Семеновлар, Ягашкиннар, Хәйруллиннар, Карусевлар, Юдиннар, Нямуковлар, Магариннар, Калашниковлар, Шленскийлар гаиләсе.

“Сезнең ныклыгыгыз һәм батырлыгыгыз безне илһамландыра”, — дип билгеләп үттеләр, сәхнәгә безнең заман геройларын чакырганда.

Күп балалы әниләрне хөрмәтләү күңелле момент булды. Кече Уби авылыннан 14 бала тәрбияләгән Галина Васильевна Козловага һәм Иске Уби авылыннан 13 бала үстергән Лидия Федоровна Казаковага бүләкләр тапшырылды, рәхмәт сүзләре юлланды.

Яшь гражданнарга паспортлар тапшыру көннең мөһим вакыйгасы булды. Тантаналы шартларда 8 яшүсмер үзләренең төп документын алды, алар Россиянең тулы хокуклы гражданнары булды.

Традицион «Балалар коляскалары парады» бәйрәмнең матур бизәге булды, анда 23 гаилә катнашты. Быел күбесе композицияләр Ватанны саклаучылар елына багышланган иде-танклар, самолетлар, хәрби техника әкияти экипажлар һәм чәчәкле кареталар белән янәшә торды. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүгенге «Балалар коляскалары парады» Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәмендә узды. Чара «Крепкий узел — Нык төен» грант проекты кысаларында узды, ул Чүпрәле районының «Созидание» яшүсмерләр клубының җиңүе нәтиҗәсендә тормышка ашырылды.

Концерт программасы тамашачыларны Ангелина Бильдякова, Илдар Каюмов, Алиса Искәндәрова, Рөстәм Низамов һәм Вера Родионова чыгышлары белән сөендерде. «Таң» ансамбле балетмейстеры Лилия Җамалетдинованың бию мастер-классы аеруча кызыксыну уятты.

Бәйрәм барлык гаиләләргә нык сәламәтлек, үзара аңлашу һәм иминлек теләп тәмамланды. Теләге булган һәркем бәйрәм көнен «Магия кино» кинотеатрында «Бөтен гаилә белән кинода» махсус акциясендә катнашып дәвам итә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International