ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 июльдән гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ИГЪТИБАР: гаризаларны кабул итү, киек кошларның төренә, аларга ау вакытына карамастан, бер үк вакытта башланачак.
Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслый торган документ (паспортның оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта)
Гариза бирүче вәкиле тарафыннан түбәндәге документлар булганда рөхсәт алырга мөмкин:
- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү, имза, дата);
- рөхсәт алу өчен гариза;
- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның оригиналы);
- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);
- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (оригиналы яки күчермәсе);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).
Хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен бер баш көрт өчен җыем ставкасы-20 сум.
ИГЪТИБАР: күп функцияле үзәк операторы аша гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте