Районнан 60 тан артык бала «Акчарлак» сәламәтләндерү лагеренда икенче җәйге сменаны актив үткәрә. 23 июньнән 10 июльгә кадәр аларны спорт сынаулары, маҗаралар һәм команда эше көтә. Спорт мәктәбе тренерлары балаларны сәламәт яшәү рәвешенә һәм яңа казанышларга этәрү өчен ГТО мәйданчыгы оештырды.
«Акчарлак» лагеренда «Беренчеләр вакыты»ның икенче җәйге сменасы чыннан да балалар өчен үзләрен күрсәтү, яңа дуслар табу һәм сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге.
Спорт мәктәбе тренерларының ГТО мәйданчыгын оештыруы аеруча шәп — бу физик әзерлекне тикшерү генә түгел, ә спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән стимул да.
Бу смена балаларның күңелләрендә якты хисләр, яңа казанышлар белән истә калсын һәм аларны киләчәк казанышларга рухландырсын!
Алга, рекордларга!