Чүпрәле районында социаль объектларны актив ремонтлыйлар

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Быел Чүпрәле районында социаль объектларга зур капиталь ремонт ясала

В Дрожжановском районе активно ремонтируют соцобъекты

Чүпрәле районында быел социаль объектларга капиталь ремонт эшләре актив алып барыла. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров ГИСУ директоры Илдар Хафизов белән бергә әлеге биналарга капиталь ремонт ясауның барышы белән танышты. Бу хакта район Башлыгы Марат Гафаров үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Ремонт үткәрелә торган объектлар исемлеге:

Иске Кәкерле авылында фельдшер — акушерлык пункты-эчке бизәү һәм электромонтаж эшләре алып барыла.

Мәктәп урамындагы (Иске Чүпрәле авылы) буаны төзекләндерү — яктырту, җәяүлеләр сукмаклары, эскәмияләр, урналар, күләгәле түбәләр һәм яшелләндерү булачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Иске Чүпрәле бүлеге — ремонт эшләре.

П.В. Дементьев исемендәге Уби мәктәбенең азык-төлек блогы— модернизация.

З.М. Арсланов исемендәге Кече Чынлы мәктәбе— ике корпуста да капиталь ремонт.

Шулай ук күптән түгел «Патриот» яшьләр үзәге ачылды-тулырак  материалда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International