Татарстанда элек исәпкә алынган 800гә якын күчемсез милек объекты хокук ияләре турында мәгълүматсыз кала

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Татарстанда элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча киң күләмле эш дәвам итә (2020 елның 30 декабрендәге «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 518 номерлы Федераль закон нигезендә). Гамәлгә ашырылган закон кысаларында Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларының хокук ияләре турында белешмәләр кертелә, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында яшәүдән туктаган объектлар кадастр исәбеннән алына.

 

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2021 елның уртасыннан – законны гамәлгә ашыру чорыннан башлап - төбәктә 694,4 мең күчемсез милек объектына карата эш алып барылган. Республиканың барлык районнарында диярлек эш төгәлләнгән яисә төгәлләнеп килә.

770 объект хокук ияләре турында мәгълүматсыз кала, бу 0,1% тәшкил итә. Аларның күбесе – 709ы-Казанда урнашкан. Республика башкаласында хокук ияләрен ачыклау турындагы канун гамәлдә булган чорда барлыгы 125,7 мең күчемсез милек объекты (99,4%) эшләп чыгарылган.

"Исегезгә төшерәбез, 2021 елда ук теркәлгән хокукларсыз Казан объектлары өлеше гомумреспублика күрсәткеченең 18% тәшкил итте. Хәзер аларның 126 меңнән 709ы калган. Без 4 ел эчендә зур алгарышка ирештек, һәм бу статистика гына түгел, ә Татарстан башкаласының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга реаль өлеш. Бу юнәлештә эш элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча чаралар тәмамланганчы дәвам итәчәк", - дип сөйләде ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.

"Элек исәпкә алынган объектларның хокук ияләрен ачыклау турында Федераль закон дүрт ел гамәлдә. Бу вакыт эчендә Татарстан территориясендә, процесста катнашучыларның – дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының актив хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, әлеге эшне 99,9% ка башкарып чыктылар. Шулай итеп, бүгенге көндә 155 меңгә якын хокук иясе ачыкланган, 127 меңнән артык хокук теркәлгән элек исәпкә алынган күчемсез милек объектлары, кадастр исәбеннән төшерелгән (гамәлдә булмаган яки бер-берсен кабатлаган буларак) 375 мең объект. Тулаем алганда, БДКМР мәгълүматларының тулылыгы һәм актуальлеге төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә һәм аның инвестицион климатына уңай йогынты ясый, шулай ук инфраструктура проектларын гамәлгә ашырганда милекчеләрнең хокукларын яклауны тәэмин итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов.

Күчемсез милек объектының 518-ФЗ номерлы закон кулланылышына эләгүен ничек аңларга

Күчемсез милек объектына карата, бер үк вакытта була торган шартларны үтәгәндә, хокук иясен ачыклау буенча чаралар үткәрергә кирәк:

→ күчемсез милек объекты алдан исәпкә алынган;

→ күчемсез милек объектына хокуклар барлыкка килде һәм аңа хокук билгеләүче документлар яисә аңа хокукларны таныклаучы документлар 1998 елның 31 гыйнварына кадәр рәсмиләштерелде (ягъни «аның белән алыш-бирешләрнең күчемсез милеккә хокукларын дәүләт теркәвенә алу турында»1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр);

→ мондый хокуклар БДКМРН теркәлмичә.

Исегезгә төшерәбез, күчемсез милекнең тулы һәм төгәл реестрын формалаштыру чаралары пространство мәгълүматлары милли системасы (НСПД) кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International