8 июльдә «Чупрәле» паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узачак.
Чара кысаларында ГТО комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылачак.
Теләге булган һәркем ГТО нормативларын үти алачак (гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту).
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар сувенирлар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.