Ярухиннар гаиләсе Татарстанны Мәскәүдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чарада тәкъдим итә

2025 елның 5 июле, шимбә

Ярухиннар гаиләсе-ныклы гаилә бәйләнешләре, хезмәт сөючәнлек һәм традицион кыйммәтләргә тугрылык үрнәге! 

Алексей Егорович белән Людмила Александровнаның алты бала тәрбияләп үстерүе генә түгел, аларның һәркайсына югары белем бирүләре, тормыш юлында аякка басуда ярдәм итүләре бигрәк тә илһамландыра. Бу чын хезмәт, зур хөрмәткә лаек!

Мондый гаиләләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә хөрмәтләүләре бик символик - үзара аңлашу, кайгырту һәм тугрылык мөһимлеген хәтерләткән бәйрәм.

Өегездә һәрвакыт гармония, шатлык һәм иминлек хөкем сөрсен! Ярухиннар гаиләсенә сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International