Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында яңа яшьләр объекты ачылды

2025 елның 4 июле, җомга

Республика җитәкчелеге ярдәме белән 2024 елда 39 объект төзелде һәм ремонтланды.

Бүген, 2025 елның 4 июлендә, Чүпрәле районында аеруча яшьләр өчен мөһим вакыйга булды. «Патриот» яшьләр үзәге ачылды.

Яңа объект музыка һәм сәнгать студиясе, киберзал һәм башкалар белән җиһазландырылган. Биредә шулай ук «Доброцентр» урнашачак, Чүпрәле районы яшүсмерләренең һәм яшьләр активының яңа идеяләрен үстерү һәм тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган.

Менә дигән бина төзү өчен авыл җирлегенең элеккеге бинасы ремонтланды, бина тыштан да, эчтән дә танымаслык булып үзгәрде.

Бина яшьләр клубларының капиталь ремонт һәм матди базасын ныгыту программасына кертелгән. Мондый үзәкләрне булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Ачылышта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, шулай ук Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, район хакимияте вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм актив яшьләр катнашты.

Тантаналы ачылышта Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, Татарстан — Яшьләр объектларын ремонтлау һәм төзү буенча аерым программа гамәлдә булган аз санлы төбәкләрнең берсе.

"Республика җитәкчелеге ярдәме белән 2024 елда 39 объект төзелде һәм ремонтланды, 2,31 млрд сум сарыф ителде. Быел бюджеты 2,45 млрд сум булган тагын 49 объектны яңарту планлаштырыла. Татарстанда яшьләргә, яшәү урынына карамастан, кече ватаннарында үсү мөмкинлеге булсын өчен, зур игътибар бирелүен раслый. Соңгы көннәрдә республикада, шул исәптән Чүпрәле районында, шундый өч бина ачылды, - диде министр.

Ул яшьләргә биредә нәрсә булырга тиешлегенең, нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләренең идеясен, проектларын тәкъдим итүләрен теләде.

-Без үз чиратыбызда сезнең проектларны республика дәрәҗәсендә тормышка ашырырга тырышачакбыз. Актив булыгыз, иҗат итегез, җаваплы булыгыз, киләчәгегезне төзегез, - диде Ринат Садыйков.

Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров балаларга иҗади уңышлар теләде.

-Бу бина беркайчан да буш тормасын, бирегә килгән һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль тапсын, - дип теләде район Башлыгы Марат Гафаров.

Кунаклар бинаны карадылар, тудырылган шартлар белән таныштылар. ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков актлар залында ТР Чүпрәле районы яшьләре белән әңгәмә корды, аларның сорауларына җавап бирде.

Ачылу вакытында шулай ук министрлык тарафыннан бүләкләр тапшырылды һәм яңа бина төзүчеләренең казанышлары ТР Чүпрәле районы Башлыгының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International