ДКУ “Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы”, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә, 2025 елның 11 июлендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра.
Чарада Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, Татарстан Республикасы нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.