Игътибар! Газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатыла!

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Планлы ремонт эшләренә бәйле рәвештә Чүпрәле РЭГС ЭПУ “Буинскгаз”, ГРПШ алмаштыру буенча 2025 елгы капиталь ремонт нигезендә, Чүпрәле районы халкын түбәндәге торак пунктларны газ белән тәэмин итүдән туктатып тору турында кисәтә:

- 2025 елның 8 июлендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Борындык тимер юл станциясе;

- 2025 елның 11 июлендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Иске Чүпрәле торак пункты (Зариф Алимов, Низаметдинов, Газ урамнары, Газ тыкрыгы, Төзүчеләр, Мәктәп, Ленин, Пионер, Күпер урамнары);

- 2025 елның 18 июлендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татар Төкесе торак пункты;    

- 2025 елның 22 июлендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Зур Чынлы торак пункты;

- 2025 елның 24 июлендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Чепкас-Илмәт торак пункты.  

Һава шартларына бәйле рәвештә, эш үткәрү көннәре һәм вакыты үзгәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International