Чара ике мәйданчыкта узды
Чүпрәле районында Татарстан Республикасы архив учреждениеләре һәм оешмаларының архив хезмәтләренең эш мәсьәләләре буенча республика семинары узды.
Чара ике мәйданчыкта: документларны саклауны оештыру һәм аларның сакланышын тәэмин итү буенча муниципаль архив җитәкчеләре өчен, шулай ук архив эшен оештыру, туплау өчен оешмалардагы җаваплы затлар өчен үткәрелде.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре катнашты.
Эш сәфәре Чүпрәле районының архив комплексы белән танышудан башланды. Чарада катнашучыларга Ватанны саклаучыларга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган архив документлары тәкъдим ителде. Аннан алар балалар иҗат йортында учреждениенең эшчәнлеге һәм биредә шөгыльләнүчеләрнең уңышлары белән таныштылар. Анда, шулай ук, Таҗетдиновлар, Абдрәкыйповлар, Мокшиннар, Лухмановлар гаиләләренең һәм район хакимияте җитәкчеләренең шәҗәрәләре тәкъдим ителде. Һәр гаилә вәкилләре үзләренең табышлары, архив документлары һәм тикшеренү эшләре турында җентекләп сөйләделәр. Катнашучылар шулай ук Чүпрәле районының туган якны өйрәнү музеенда да булдылар.
Биредә үк, актлар залында 2025 елның беренче яртыеллыгында муниципаль архивларның эш планы үтәлеше турында фикер алыштылар. Республиканың төрле районнарыннан архив эшләре җитәкчеләре һәм мөдирләре докладлар белән чыгыш ясадылар, эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар һәм булган проблемаларны билгеләделәр.
Параллель рәвештә Чүпрәле районы Башкарма комитетында архивларны матди-техник тәэмин итү, документларны саклауга әзерләү, документларның кыйммәтенә экспертиза ясау һәм тәртипкә салу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Әлеге эшләрне формалаштыру һәм рәсмиләштерү буенча мастер-класс үткәрелде.
Район башлыгы Марат Гафаров үз чыгышында архив эшенең тарихи хәтерне саклауда мөһимлеген ассызыклады:
–Архив — ул безнең тарихыбыз, киләчәк буыннарга булган халкыбызның хәтер мирасы. Бу уңайдан районда зур эш алып барыла: архив бинасы ремонтланды, ведомство учреждениеләренең документлары туплана, район энциклопедиясе төзелде, архив материаллары нигезендә авылларның китаплары языла.
Гөлнара Габдрахманова республика архив хезмәте эшендәге уңай тенденцияләрне билгеләп үтте һәм игътибарны цифрлаштыру кирәклегенә юнәлтте:
–Заманча архив–документларны туплау, саклау гына түгел, цифрлы технологияләр белән бер адымда атлауны да күзаллый. Бу уңайдан алда зур эшләр башкарасы бар.
Семинар азагында «Ядкяр» генеалогик порталы проекты тәкъдим ителде.
Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, республикада яшәүче һәркем архив документлары ярдәмендә үз шәҗәрәсен торгыза ала, моның өчен метрик китаплар белән эшләүнең мөһимлеген һәм шәҗәрәләрне төгәл төзү өчен тарихи телләрне белү кирәклеген аерым билгеләп үтте. Ул җирле тарихны өйрәнүчеләрне бу проектта хезмәттәшлек итүгә чакырды.
Семинар кысаларында бүләкләр дә тапшырылды.