Республикада көрән аюлар очрату ешайды. Аларны гадәти урман массивларында гына түгел, ә кеше тораклары яннарында да күрәләр. Ерткычларның мондый тотышының төп сәбәпләре түбәндәгеләр:
Җиләк-гөмбә сезоны. Аюлар яраткан тәм-томнарын: кура җиләге, брусника, клюква, боярышник, каен җиләге, гөлҗимеш һәм миләш җимешләрен актив эзлиләр.
Татлы һәвәслек. Бал аюларның яраткан затлы ризыкларыннан берсе булып тора. Алар еш кына кыргый һәм хуҗалыктагы умарталыкларны туздыралар.
Майдан июньгә кадәр яшь ата аюлар партнерлар эзлиләр, бу кеше белән көтелмәгән очрашуларга китерергә мөмкин.
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманнарда йөрергә яратучыларны “урман хуҗасы” белән очрашканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өнди:
Ерткыч белән очрашканда: тынычлык саклагыз; турыдан-туры күзенә карамагыз (аю моны агрессия дип кабул итә); арка белән борылмыйча, әкрен генә атлап китәргә. Аю якынайган очракта: качмагыз; куркыту өчен кискен тавышлар кулланыгыз. Куркынычсыз тәртип кагыйдәләре: азык калдыкларын палатка, ау йорты яки пикник урыннары янында калдырмагыз; машина кую өчен яхшы күренешле ачык урыннар сайлагыз; аю балаларына якын килмәгез - алар янында һәрвакыт әниләре була.
Исегездә тотыгыз: көрән аю яшәгән территориядә кеше һәрвакыт максималь сак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Бу куркыныч хәлләрне булдырмаска һәм гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк.