Быел мәгариф учреждениеләрен 93 укучы тәмамлады, шуларның 30ы-медаль алучылар.
2025 елның 28 июнендә Татарстан Республикасының Чүпрәле районында унберенче сыйныф укучылары өчен тантаналы чыгарылыш балы Яшьләр көненә туры китереп үткәрелде.
Бәйрәмгә чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, педагоглар һәм хөрмәтле кунаклар җыелды: район Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вилданов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Халиуллов.
Марат Гафаров чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады, 2025 елгы чыгарылыш иң яхшылардан булды дип белдерде һәм 30 уку алдынгысына медальләр тапшырды, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде.
Яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары алган укытучыларга һәм әти-әниләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Кичәдә олимпиадаларда җиңүчеләрне, мәдәни һәм спорт чаралары активистларын хөрмәтләделәр. Волонтерлык китаплары тапшырылды.
«Ел чыгарылыш сыйныф укучысы – 2025» исеменә Дилә Шәйхаттарова лаек булды.
Җитәкчеләр чыгарылыш сыйныф укучыларына хәерле һәм җиңел юллар, алга куелган максатларының тормышка ашуын теләделәр.
Бәйрәм «Чүпрәле» паркында эстрада артистлары чыгышы, дискотека белән тәмамланды.