«Беренчеләр вакыты» һәм «Галактика балалары»: «Акчарлак» лагере сменасының тантаналы ачылышы булды

2025 елның 27 июне, җомга

Бәйрәм атмосферасы чын-чынлап җылы һәм дусларча килеп чыкты.

Бүген, 2025 елның 27 июнендә, Чүпрәле районының «Акчарлак» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Беренчеләр вакыты» дип аталган икенче җәйге сменаны ачу тантанасы булды.

Бу якты вакыйга «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең 60 тан артык катнашучысын җыйды, алар биредә иҗат, спорт һәм яңа танышулар белән тулы 17 көн үткәрәчәк.

Ачылу тантанасында дәрәҗәле кунаклар: Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе баш белгече, район башлыгы ярдәмчесе Ранилә Алиуллова катнашты.

Марат Гафаров балаларга җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте: «Бу смена сезгә тугры дуслар, онытылмаслык хис-кичерешләр һәм истәлекләр бүләк итсен, алар сезнең белән гомерлеккә калсын!»

Бәйрәм отрядларның якты тамашасыннан башланды – һәркем үзенчәлекле визитка һәм иҗади номер әзерләде. Бигрәк тә массакүләм бию флешмобы мавыктыргыч булды, ул барлык катнашучыларны энергия һәм шатлык белән тулыландырды.

Шул ук көнне «Галактика балалары» палаткалы лагерена старт бирелде, анда балаларны мавыктыргыч походлар, кичке учаклар һәм табигатьтә чын маҗаралар көтә.

Бәйрәм атмосферасы чын – чынлап җылы һәм дусларча килеп чыкты. Балаларның елмаюларына һәм янып торган күзләренә карасаң, «Беренчеләр вакыты» сменасы онытылмаслык яңа ачышлар, казанышлар һәм нык дуслык чоры булырга вәгъдә итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International