Бу көнне яшь белгечләр һөнәри юлларының башлануын билгеләп, дипломнар алдылар.
2025 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Чүпрәле районында мөһим вакыйга — «Чүпрәле тармак технологияләре техникумында» чыгарылыш кичәсе булды. Бу көнне яшь белгечләр һөнәри юлларының башлануын билгеләп, дипломнар алдылар.
Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар: Марат Гафаров – Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы; Фәнил Яфизов – техникум директоры; Руслан Вилданов – яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы; Рамил Әхмәтов - «Дуван бакчалары» инженеры; укытучылар һәм чыгарылыш укучыларының ата-аналары катнашты.
Алар студентларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котладылар һәм алган белемнәрен практикада ышанычлы куллануларын, кирәкле белгечләр булуларын теләделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең педагогларына сыйфатлы белем алулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Аеруча уңышларга ирешкән студентларга активлыклары һәм казанышлары өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әти – әниләре исеменнән Резеда Мәхмүтова, ә чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Әлфия Фазилова чыгыш ясады, укытучыларга аларның һөнәри үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Техникум коллективы авыл хуҗалыгы үсешенә һәм районның киләчәгенә бәйле квалификацияле белгечләр әзерләү өчен бар көчен куя.
Тантаналы чара тәмамланды, һәм хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары алдында олы тормышка юл ачыла. Аларның хезмәте нәтиҗәле, белемнәре кирәкле булсын!
Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучылары!