Батыр уллар үстергән әтиләр: Районда «Герой әтисе» күчмә фотокүргәзмә ачылды

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Бу күргәзмә— хәтер аһаңе! Батырлыкның гаиләдә башлануын, ә Ватанга мәхәббәтнең әтисеннән улына күчүен искә төшерә. Хәтер яшәгәндә, аларның истәлеге дә яшәр!

Чүпрәле районында «Герой әтисе» күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

2025 ел — илебездә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Әлеге мөһим вакыйга кысаларында бөтен ил буйлап патриотик проектлар тормышка ашырыла. «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә шуларның берсе.

Фотокүргәзмәдә республиканың 30 районыннан геройларның әтиләренең 46 портреты тәкъдим ителгән. Алар арасында Россия Геройлары әтиләре, шулай ук, Батырлык ордены кавалерлары бар.

Экспозициянең үзенчәлеге булып, шулай ук, фотосурәтләрдәге әтиләрнең күбесе үзләре дә хәрби хәрәкәтләр, эчке эшләр ветераннары булу да тора. Экспозиция Чүпрәледән 14 җирле фотопортрет белән тулыландырылды. Чара 26 июньдә район мәдәният йортындагы фойеда узды.

«Бу күргәзмә—фотографияләр җыентыгы гына түгел, ә әтиләрнең үз уллары турында җәмәгатьчелеккә җиткерү мөмкинлеге, — дип билгеләп үтә оештыручылар. —Батыр уллар, Геройлар тәрбияләгән әтиләр образы аша без гаиләләрдә намуслылык, Ватанга тугрылык кебек чын кыйммәтләрнең дә яшәвен күрәбез».

«Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» фонды һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары оештырган проект 2025 елның 28 февралендә старт алды һәм 15 декабренә кадәр республиканың барлык муниципаль районнарында тәкъдим ителәчәк. Проект Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында экспозициянең электрон версиясен булдыру белән тәмамланачак.

Тантананы Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул хәрбиләрнең әти-әниләренә һәм тол хатыннарына тирән рәхмәтен белдерде:

“Сезнең улларыгыз—чын геройлар. Алар үз бурычларын намус белән үтәделәр. Бүгенге фотокүргәзмә дә аларга булган хөрмәтебезне белдерә, лаеклы уллар тәрбияләвегезне күрсәтә, әтиләрнең уллары өчен иң кадерле кеше, якын дус та, киңәшче дә булуын сөйли»,-диде ул.

Чарада әтиләр дә хис-кичерешләре белән уртаклаштылар:

Юрий Петров, Иске Әлмәле авылы:

«Безнең улларыбыз Ватаныбыз сагында үз гомерләрен кызганмый, якты киләчәк өчен көрәштеләр. Мәңгелек дан һәм хәтер аларга! Без алар белән горурланабыз. Җиңү безнең якта булачак!».

Дамир Идрисов, Түбән Каракитә авылы:

«Әлеге күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт. Безнең бурыч—балаларыбызны искә алу һәм аларның эшен дәвам итү».

Экспозиция районда 30 июньгә кадәр эшләячәк. Теләге булган һәркем бирегә килә, фотосурәтләрне күрә, буыннар бәйләнешен тоя һәм Ватанны саклаучылар тәрбияләгән әтиләргә, аларның гаиләләренә хөрмәт күрсәтә ала.

Бу күргәзмә – хәтер аһаңе! Батырлыкның гаиләдә башлануын, ә Ватанга мәхәббәтнең әтисеннән улына күчүен искә төшерә. Хәтер яшәгәндә, аларның истәлеге дә яшәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International