Чүпрәледә хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Алексей Аюгинга, Николай Кузьминга, Ренат Салиховка, Андрей Романовка бирелгән Батырлык ордены, 2 нче дәрәҗә «Батырлык өчен» һәм «Кыюлык өчен» медальләре геройларның тол хатыннарына һәм әти-әниләренә тапшырылды.

Чарада ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, район хакимияте вәкилләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, «Форпост» вәкилләре, яшь армиячеләр һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.

Рәсми затлар һәлак булган сугышчыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, аларның Ватан мәнфәгатьләрен яклауда фидакарьлек һәм батырлык күрсәтүләрен ассызыкладылар.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International