Чүпрәледә «Хәтер шәме» акциясе узды

2025 елның 22 июне, якшәмбе

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне, Россия тарихында фаҗигале дата.

Бу көнне, 84 ел элек илебездә канкойгыч сугыш башланган. Ел саен район үзәгендәге Дан һәм Хезмәт монументы янында  ул дәһшәтле фаҗигале вакыйгалар истәлегенә "Хәтер шәме" Бөтенрусия акциясе үткәрелә. 21 июньнән 22сенә каршы төндә җитәкчеләр, оешма вәкилләр, хәрби ветераннар, волонтерлар, укучылар, районыбызның битараф булмаган халкы митингка җыела.

2009 елдан бирле традициягә әверелгән акция  вафат булган райондашларыбызга карата рәхмәт һәм ихтирам саклауга юнәлдерелгән.

–22 июнь – миллионлаган кешенең гомерен өзгән коточкыч сугыш башлануын искә төшерү көне. Бу көннең символы булып,  "Хәтер шәме" акциясе тора,-диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

Акция барышында Бөек Ватан сугышы башлануын хәтерләткән 84 ел саны шәмнәр белән кабынды, мәңгелек утка чәкәләр салынды.

Шулай ук акция кысаларында Дан орденының тулы кавалеры, Городище авылында туган Григорий Трофимович Семеновның батырлыгын да искә төшерделәр, ул 1919 елның 22 июнендә туган.

Герой исемен йөртүче Городище урта мәктәбе укучылары аның Бөек Ватан сугышы елларындагы сугыш кырындагы батырлыклары турында сөйләделәр. Геройлар Аллеясында Григорий Трофимович Семенов бюсты урнаштырылган, анда да чәчәкләр салынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International