«Хәрәкәттә бәрәкәт» республика онлайн акциясенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Бу хакта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итә.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәрәкәттә бәрәкәт» республика онлайн акциясенең муниципаль этабында Хрисанов Николай Иванович җиңүче булды.
Николай Ивановичны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм акциянең республика этабында районыбыз исеменнән лаеклы чыгыш ясавыгызны телибез.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция видеороликлар конкурсы.
Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырылды.
Акциядә 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнашты.
Акциянең муниципаль этабы 5 июньнән 20 июньгә кадәр барды, республика этабы 2025 елның 21 июненнән 26 июньгә кадәр барачак.