Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының мәктәп яны лагерьларында ГТО комплексы нормативларын үтиләр

2025 елның 21 июне, шимбә

1 июньнән 21 июньгә кадәр районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә беренче җәйге сменадагы мәктәп яны лагерьлары эшли, аларда 250дән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. 

Сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны спортка һәм физик культурага тарту максатында 13-16 июнь көннәрендә мәктәп яны лагерьларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәделәр.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International