Чүпрәленең сигез егете хезмәт итәргә китте

2025 елның 20 июне, җомга

Бүген, 2025 елның 20 июнендә, Чүпрәле районында армиягә китүче 8 егетне озату тантанасы булды. Иртә таңнан Петр Дементьев исемендәге паркта Ватанны саклаучы яшьләрне озату чарасына туганнары, дуслары һәм рәсми затлар җыелды.

Хәрбиләргә ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов хәер-фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде һәм Чүпрәле районы егетләренең хәрби частьләрдә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтүләрен ассызыклады. Рөстәм Мөхәммәтҗанов шулай ук ата-аналарга лаеклы һәм патриотик яшьләрне тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген сезнең өчен үзенчәлекле — Ватаныбыз сагындагы хезмәтегезне башлау көне! Бу хәрби бурыч кына түгел, ә зур дәрәҗә дә, — дип мөрәҗәгать итте яңа хәрбиләргә Рөстәм Мөхәммәтҗанов. — Армия сезнең характерыгызны чыныктырыр, ныклыкка һәм тугрылыкка өйрәтер. Монда сез чын дуслар табарсыз!  Хәрби хезмәтегезне тырышып үзләштерегез-бу күнекмәләр Сезнең белән гомерлеккә калачак. Без сезне, булачак геройларыбызны, Чүпрәле җирендә көтәбез! Уңышлар сезгә, сабырлык һәм данлы казанышлар!»

Чарада авыл җирлекләре җитәкчеләре, оешмалар вәкилләре катнашты. Алар да яңа хәрбиләргә җылы сүзләр әйттеләр.

Озату җылы һәм тантаналы атмосферада үтте: туганнары һәм якыннары хәрби хезмәткә чакырылучыларга уңышлар теләделәр, кайтуны түземсезлек белән көтәргә вәгъдә иттеләр.

Чүпрәле районыннан Россия Кораллы Көчләре сафларын Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Ефимий Байгушев, Артем Кузнецов һәм Егор Краснов, Чуваш Бизнәсе авылыннан Антон Ермаков һәм Виктор Фомин, Яңа Чүпрәле авылыннан Диас Залалов, Шланга авылыннан Айназ Мөхәммәтҗанов, Иске Чүпрәле авылыннан Данис Низамов тулыландырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International