Бүген юбилярны балалары һәм оныклары игътибарлары белән чолгап алганнар.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Уби авылында яшәүче Рәисә Михайловна Цыфаркинаны юбилее белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин котладылар. Аңа 90 яшь тулды.
Алар Рәисә Михайловнага күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, аңа район Башлыгы Марат Гафаровның котлау хатын һәм бүләген тапшырдылар.
Рәисә Михайловнаның тормыш юлы-хезмәт сөючәнлек һәм ныклык үрнәге. Кечкенәдән хуҗалыкта булыша: бакчада эшли, терлекләрне карый, утын әзерли. Соңрак колхозда эшли, ә 18 яшендә Кировка, аннан Чиләбегә кирпеч заводына эшләргә китә.
25 яшендә язмышы аңа булачак ире — Дементий Иванович Цыфаркин белән очрашу бүләк итә. Туган илләренә кайткач, алар алты бала тәрбияләп үстерәләр, ә Рәисә Михайловна колхозда эшләвен дәвам итә.
Бүген юбилярны балалары һәм оныклары игътибарлары белән чолгап алганнар.