Чүпрәле районы мәдәният хезмәткәрләре «Таврида» форумында укыйлар

2025 елның 17 июне, сишәмбе

12 июньнән 18 июньгә кадәр Кырымда бөтен Россиядән мәдәният өлкәсендә 400 яшь профессионалны берләштергән «Меганом» академиясенең икенче җәйге мәктәбе уза.

 Быел катнашучыларны дүрт мавыктыргыч юнәлеш көтә:

 Балалар театры (иң кечкенә тамашачылар өчен)

 Инклюзив театр (һәркем файдалана ала торган сәнгать)

 Вакыйгалар режиссурасы (онытылмаслык чаралар булдыру)

 «Земский работник культуры» (кече шәһәрләрдә мәдәниятне үстерү)

Татарстанны 7 талантлы катнашучы тәкъдим итә-аларга илһам, кискен идеяләр һәм онытылмас тәэсирләр телибез! 

Алар арасында — Чүпрәле районы мәдәният йортының ике хезмәткәре: Виктория Волкова, Гүзәл Бахитова

Алар «Земский работник культуры» юнәлешендә катнашалар. Бу сәфәр аларга яңа белем генә түгел, күп уңай тәэсирләр дә китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International