
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы студентлар отрядларының өченче хезмәт семестрын ачу тантанасы узды.
Чара кысаларында җирле һәм югары уку йортлары штаблары җитәкчеләре җәйге хезмәт кампаниясенә старт бирә торган символик юлламалар алды. Бу хакта Чүпрәле тармак технологияләре техникумы хәбәр итә
Чарада мәртәбәле кунаклар, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, РФ сенаторы Александр Терентьев, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков катнашты.
Катнашучылар арасында Чүпрәле тармак технологияләре техникумыннан алты студент отряды вәкилләре дә бар иде.
Быел техникумның 10 студенты беренче тапкыр Камчаткага юл тотачак, анда бөтен Россиядән 850 төзелеш отряды хезмәткәре белән бергә «Камчатка» төбәкара путинасында катнашачак.
Тагын бер яңалык-безнең студентлар үзләрен беренче тапкыр Алабугада яшүсмерләрнең хезмәт отрядларында сынап караячак.
Балаларга уңышлар телибез!