Чүпрәле районы Уби урта мәктәбенең 186 еллыгы билгеләп үтелде

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Ике гасыр дәвамында

“Петр Васильевич Дементьев исемендәге Уби урта мәктәбе”ндә педагоглар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, кунаклар  тантанага җыелды.

Чарага район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов та килде.

Архив мәгълүматларына караганда, Уби авылында 1839 елда белем бирү оешмасына нигез салына. Ул катнаш башлангыч халык училищесы дип атала.

1903 елда дворянин Андрей Францевич Карч-Карчевский тырышлыгы белән бер сыйныфлы башлангыч халык училищесы ачыла.

1921 елда мәктәп үрнәк район-терәк мәктәбе итеп үзгәртелә. Уби мәктәбенең функциясенә район мәктәпләренә методик ярдәм күрсәтү керә.

1934 елда мәктәп җидееллык була, 1961 елда сигезьеллык итеп үзгәртелә, 1966 елда урта мәктәпкә әйләнә. 2016 елдан мәктәп Петр Васильевич Дементьев исемен йөртә. Бүгенге көндә Уби урта мәктәбендә 20 укытучы 72 укучыга белем бирә. Укытучыларның икесе югары категориягә, 15се 1 категориягә ия.

Чара кунакларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпнең 186 еллыгы белән котлаудан башланып китте, мәктәпкә бүләкләр, чараны оештыручыларга район мәгариф бүлегеннән рәхмәт хатлары, район хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды.

Элек елларда мәктәпне тәмамлаучы Владимир Ярухин инициативасы белән бүген Уби урта мәктәбенең үз флагы булдырылган. Владимир Ярухин регионара иҗтимагый оешманың Ульяновск өлкә төбәк бүлекчәсеннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, районда беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм күрсәтә башлаган өчен Уби урта мәктәбенә "МХОга ярдәм иткән өчен” медален тапшырды һәм аны мәктәп флагына беркетте.

Тантаналы чара төзекләндерүдән соң мәктәп музеен ачу тантанасы белән дәвам итте.

2024 елда Уби мәктәбе “Мәктәп тарихы” экспозициясен булдыру өчен “Үз тарихыбызны саклыйк” проекты белән Президент Мәдәни инициативалар фонды грантын отты.  Музейның беренче почмагы исә 1964 елда ачылган, музей эше белән Зоя Андреевна җитәкчелек иткән. Аның эшен Николай Григорьевич Хмелев дәвам итә. Николай Григорьевич авылның елъязмасын алып бара, газеталарга мәкаләләр яза, укытучылар, мәктәпне тәмамлаучылар турында альбомнар төзи.

Аннан соң музей эшен дәвам итүче - Николай Николаевич Музыкантов. 1997 елда музейның яңа мәктәп бинасында музейның даими урыны барлыкка килә, иркен кабинет бүлеп бирелә. Музей активы, укытучылар һәм мәктәп укучылары ярдәмендә яңа экспозицияләр булдырыла. Хәзер исә әтисе эшен кызы - Марина Николаевна Музыкантова дәвам иттерә. 2007 елдан музей белән Наталья Николаевна Куракина җитәкчелек итә башлый. 2016 елда музейда ремонт үткәрелгән, “Крестьянская изба” дип исемләнгән яңа экспозиция барлыкка килгән.

Музейны ачу өчен тасманы кисү Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы, мәктәпне элек елларда тәмамлаган Зинаида Лукьяновага, мәктәп директоры Сергей Молгачевка һәм 1 нче сыйныф укучысы Анна Трофимовага бирелде. Кунаклар өчен бу көнне кыска экскурсия дә үткәрелде.

Көннең икенче яртысында мәктәпнең туган көне уңаеннан оештырылган тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

Чара барышында сәхнәдә мәктәп, мәктәп администрациясе һәм педагоглар коллективы адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Чыгышларында һәркем үзләренең уку елларын искә төшерде, укытучыларына рәхмәт белдерде, тәэсирләре белән уртаклашты, киләчәктә дә мәктәпкә уңышлар теләде. Бүгенге көндә инде исән булмаган укытучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Әлеге чараны оештыруда аеруча зур уңышларга ирешкәннәрне бүләкләүләр дә булды.

Мәктәп директоры Сергей Молгачев авылда яшәүче Сергей Тихоновка, хәрби учет буенча белгеч Елена Морозовага, П.В. Дементьев исемендәге музей мөдире Юрий Адъютантовка, Яңа Уби авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алиса Чувашовага һәм мәдәният йорты мөдире Марина Красновага, Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук, залда утыручы мәктәп ветераннарына чәчәкләр һәм бүләкләр бирелде.   Алексей Ярухин:

- Мәктәпнең традицияләре һәм тарихы искиткеч. Биредә күпме талантлы укытучылар эшләгән һәм эшлиләр. Хезмәтегез өчен рәхмәт, тагын да югарырак үрләр яулавыгызны телим.

Белешмә

Архив мәгълүматларына караганда, 1839 елда чиркәү янында элеккеге удел начальствосы катнаш башлангыч халык училищесы ача. 1903 елда дворян Карч-Карчевский тырышлыгы белән бер сыйныфлы башлангыч халык училищесы ачыла. Бу бина әлегә кадәр тора. 1921 елда мәктәп үрнәк район-терәк мәктәбенә үзгәртелә. 1934 елда Үби мәктәбе җидееллык мәктәпкә әйләнә. 1935-1936 елларда мәктәп директоры Нина Максимовна Кузнецова була, аның вакытында ике катлы агач бина төзелә башлый.

1964 елда мәктәп каршында башлангыч сыйныфлар укытучысы Зоя Андреевна Ермолаева тырышлыгы белән туган якны өйрәнү музее ачыла.

1980 елда мәктәпнең иске бинасы ремонтлана, кухня һәм ашханә, гараж төзелә.

1993-95 елларда директор булып Анатолий Иванович Сердцев эшли, 1995-2001 елларда директор булып Николай Николаевич Хмелев, 2001-2017 елларда директор булып Венера Михайловна Мошкова эшли, 2017 елның июлендә мәктәпне Наталья Анатольевна Гаврилова (Сердцева) җитәкли, яңа 2018 уку елында директор итеп Светлана Валерьевна Хованская (Емельянова) билгеләнә, ул 2022 елга кадәр җитәкчелек итә. 2022 елдан бүгенге көнгә кадәр мәктәп директоры - Сергей Агафонович Молгачев.

2007 елда мәктәптә Петр Васильевич Дементьевның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итәләр. Мәктәп бинасында мемориаль такта ачылган.

2009 елның 9 декабрендә тантаналы рәвештә Социалистик Хезмәт Герое Сергей Егорович Немасевка мемориаль такта ачылды.

2013 елда Н.Н.Куракина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты акчасына мәктәп каршында тукучылык буенча остаханә ачылды.

2015 елда “Родничок" төркеме балалар фольклор ансамблен оештыру буенча Мәдәният министрлыгы грантын оталар.

2017 елда яңа уку елына әзерлек буенча республика конкурсы уза. Республиканың авыл мәктәпләре арасында Уби мәктәбе 1 урынны яулый.

2018 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм атказанган укытучысы Людмила Петровна Сердцева җитәкчелегендәге "Родничок" фольклор төркеме "Без берге" конкурсының Гран-приенда җиңү яулады.

2021-22 елда "Үсеш ноктасы" милли проекты программасы буенча физика, химия, биология кабинетларына капиталь ремонт ясалган.

2024 уку елында "Үз тарихыбызны саклыйк" проекты белән Президент мәдәни инициативалар фонды грантын оталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International