Чарада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре каралды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары Ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, парламент депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, 8 муниципаль район һәм авыл җирлеге башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре катнашты.
Эш сәфәре «Цильна» җәмгыятенннән башланды. Семинарда катнашучыларга үткән елның декабрь аенда сафка баскан терлек азыгы әзерләү бинасын күрсәттеләр. Биредә тәүлегенә 150 тоннага кадәр моноазык җитештерелә. Баланслы рационны булдыру өчен кирәкле барлык азык өстәмәләре дә бар. Хуҗалык 5386 га мәйданда бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар үстерә, шулай ук, сөт терлекчелеген үстерә — 3322 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 950 баш сыер. Болар хакында җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров сөйләде һәм агымдагы елда еллык кертемне 1 млрд сумга җиткерү планы турында ассызыклады. Шул исәптән, уртача хезмәт хакы—80 мең сумга тиң булачак, диде җитәкче.
«Дуван бакчалары» кооперативы җиләк-җимеш хуҗалыгында 241,5 га күпьеллык үсентеләр бар, шул исәптән 8,5 га җир җиләге, 5 га кура җиләге, 192 га алма, 35 га карлыган. Узган ел 236 тонна алма уңышы җыелган. Кооператив җитәкчесе Альфред Хәйруллин, шулай ук, киләчәккә зур планнар белән яшәгәнлеген белдерде.
«АгроТрансПорт» җәмгыятендә атлар үрчетү, игенчелек, умартачылык, җиләк-җимеш культуралары үстерү, эре һәм вак мөгезле терлек үрчетү буенча шөгыльләнәләр. Семинарда катнашучылар, шулай ук, капиталь төзекләндерелгән Түбән Чәке урта мәктәбендә дә булдылар.
Киңәшмәнең пленар өлеше башланыр алдыннан, кунаклар Мәңгелек утка чәчәкләр дә салдылар. Район үзәк китапханәсендә «Авыл яши» проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар. Проект авыл хуҗалыгы территорияләренең эшлекле активлыгын үстерү һәм авыл тормышы рәвешен ныгыту буенча Мәгълүмати-координацион үзәк булдырудан гыйбарәт.
Фойеда урнаштырылган күргәзмәне караганнан соң, семинарда катнашучылар авыл халкының эшлекле һәм социаль активлыгын арттыру буенча республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган бурычлар турында район мәдәният йортында узган пленар утырыш кысаларында фикер алыштылар.
— Безнең семинар-киңәшмәләрнең максаты — катлаулы хәлләрне чишүдә бергәләп яңа алымнар табарга тырышу, сезгә дәүләт, иҗтимагый һәм кредит оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тагын бер кат хәбәр итү, — дип белдерде парламент җитәкчесе. —Татарстан — Россия субъектлары арасында сөт җитештерү буенча лидер — беренче урында, бәрәңге җитештерү буенча — икенче урында, шикәр чөгендере буенча алтынчы урында
— Бу саннарга халкыбызның зур хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Республика җитәкчелеге исеменнән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә армый-талмый хезмәт иткәннәре һәм Татарстанның үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Гамәлдә булган программаларда активрак катнашуыгызны, республикада мөмкин булган башка ярдәм чараларыннан файдалануыгызны сорыйм.
Район башлыгы Марат Гафаров авыл хуҗалыгы тармагы, кече эшмәкәрлекнең үсеше хакында чыгыш ясады. Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы тармагында узган ел йомгаклары буенча район 13 нче урынны биләгәнен әйтте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2024 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итү эшенә йомгак ясады һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде, министрлык тарафыннан тәкъдим ителүче программаларны яктыртты.
Фәрит Мөхәммәтшин семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, мондый очрашуларның югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.
—Сүз авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру турында бара. Безнең республикада авылга ярдәм итү буенча федераль һәм республика дәрәҗәсендәге күпсанлы программалар эшли, аларда һичшиксез катнашырга кирәк, — дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. — Авыл кешесе безнең игътибарга һәм төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә лаек. Минемчә, бу очрашулар бик мөһим, һәм без аларны үткәрүне дәвам итәчәкбез.
Семинар-киңәшмә кысаларында авыл эшкуарлыгын үстерү, авыл халкына дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү, районнарда кече хуҗалыкларның торышы һәм үсеш перспективалары һәм башкалар темаларга түгәрәк өстәлләр узды.
Соңыннан «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы» һәм «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.