Чүпрәледә терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Мал-туарны уңышлы кышлату өчен район буенча (шәхси хуҗалыклардан тыш) 7999 тонна печән, 46551 тонна сенаж, 47110 тонна силос, 8397 тонна салам әзерләргә кирәк. Болай булганда һәр баш терлеккә уртача 40 центнер азык берәмлеге тупланачак.

Терлек азыгы әзерләүне иң беренчеләрдән булып «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте башлады. Җәмгыятьтә инде 367 тонна сенаж салынган.

«Цильна» җәмгыятендә дә малларга кышкы чорга печән әзерләүгә керешкәннәр. 

Җәмгыять директоры Барис Гафуров әйтүенчә, терлекчелек табыш бирсен өчен маллар алдында тәүлек буе сыйфатлы азык булырга тиеш. Җитәкче сүзләренчә, «Цильна» хуҗалыгында маллар өчен кышкы чорга ким дигәндә 20 мең тонна силос, 20 мең тонна сенаж һәм 2 мең тонна печән әзерләргә кирәк. Җәмгыятьтә бүгенге көндә 1,5-2 елга җитәрлек азык запасы бар.

Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү — терлекчелекнең иң беренче бурычы. Терлек азыгы әзерләү кампаниясе — хуҗалыкның техник паркы һәм персоналларның квалификациясен сыный торган чор. Бу — берничә генә атна, әмма шул санаулы көннәр малларның сәламәтлеге өчен дә, аларның продуктивлыгы өчен дә, гомумән, хуҗалыкның бер еллык кереме өчен кирәк. Егетләр тырышлар, булсынга дип эшлиләр. Үзләре дә авыл малайлары бит, сенаж салу, печән әзерләү эше озакка сузылган саен аның сыйфаты түбәнәюен, бу исә сыерның продуктлылыгын да киметәчәген аңлап эшлиләр. Егетләргә минем рәхмәттән башка сүзем юк,-ди Барис Гафуров.

Технологиягә бәйле рәвештә, кузаклы культуралар бөреләнү, бөртекле культуралар башаклану фазасында җыелырга тиеш. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алу — югары кыйммәтле санала. Оптималь үсеш стадиясендә җыелган печән 18 кило, ә 10 көнгә соңгарып әзерләнгәне нибары 2 генә кило сөт бирә ала. Сенажга чабылган үләннең озынлыгы да төп фактордан санала, ул 2 см булырга тиеш, диләр авыл хуҗалыгы белгечләре.

Белешмә

Район хуҗалыкларында һәм җәмгыятьләрендә үсемлекләрне чүп үләннәрдән, корткыч бөҗәкләрдән саклау эшләре дә тулы куәткә бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәкгълүматлар буенча, 17256 гектар мәйдандагы культуралар чүп үләннәргә, 12652 гектар мәйдандагы культуралар корткыч бөҗәкләргә һәм 13071 гектар мәйдандагы культуралар авыруларга каршы эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International