Чүпрәле районында территорияләрне җыештыру: халыкның бурычлары һәм хокук бозулар өчен штрафлар

2025 елның 16 мае, җомга

Һәр ел саен, гадәттәгечә, республикада апрель башыннан территорияләрне санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү ике айлыгы игълан ителә. Бу чарадан, әлбәттә, безнең район да читтә калмый.

Бу уңайдан әлеге чорга шактый чаралар планлаштырыла. Авыл җирлекләрендә төзекләндерү планы эшләнә, санитар-экологик чараларны оештыру комиссиясе төзелә.

Апрель-май дәвамында җирле пунктлар, оешма һәм предприятиеләр территорияләре, юл кырыйлары, урман-парк зоналары, сулык тирәләре чистартылырга тиеш. Бүген иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – санкцияләнмәгән урыннардагы чүплекләрне бетерү. Шулай ук күпкатлы торак йортларның, шәхси хуҗалыклар тирәсен дә тәртиптә тоту бурычы куела.

Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында район Башкарма комитетында админстратив комиссия утырышы да шушы мәсьәләләрнең үтәлешен тикшерде. Авыл җирлекләрендә кагыйдә бозучылар да юк түгел, алар, да комиссия дә утырышына чакырылган иде. Бу –Городище, Яңа Элмәле, Яңа Чәке авылы халкы. Барлыгы көн тәртибендә 20ләп беркетмә эше каралды.

Башлыча кагыйдә бозучыларның һәммәсе дә өй алдында төзелеш материаллары саклауда гәепләнә. Бу уңайдан комиссия җитәкче Рөстәм Мөхәммәтҗанов белешмә алырга кирәклеген искәртте. Чыннан да теге яки бу йорт хуҗасы төзелеш эшләре белән шөгыльләнә икән, кирәк-яракларны урам ягында саклау-тоту өчен авыл җирлегеннән белешмә ала ала. Ул 6 айга дип бирелә.

–Без һәммәбез башка җирләргә барырга туры килсә дә, андагы чисталыкны үзебезнеке белән чагыштырып йөрибез. Тирә-як чиста-матур булганда үзебезгә рәхәт бит, - дип аңлатты Рөстәм Мөхәмәтҗанов.

Чыннан да, тирә-як мохитның чисталыгы иң беренче чиратта шунда яшәүчеләрнең үзләре өчен мөһим. Җире чиста урынның һавасы да яхшы була. Санитария кагыйдәләренең үтәлүе сәламәтлек саклауда да кирәкле чара.

Айлык барышын районның тикшерү органнары алда да күзәтеп торачак. Төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү эшләре тиешенчә башкарылмаган очракта административ җаваплылык каралган. Ул 2000 сумнан башлана. Ел дәвамында ике мәртәбә беркетмә төзелгән йорт хуҗасы штрафны 5000 сумга кадәр түлиячәк.

Моннан тыш комиссия эшендә райондагы яшел зоналарга автотранспортларын куючыларның да эше каралды. Әлеге төр кагыйдә бозучыларна законда кисәтү дә каралмаган, штрафы да шулай ук, 2000 мең сумнан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International