Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 15 маендагы 18 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык алтынчы утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
1) 2024 елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
2) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының даими нигездә муниципаль вазыйфаны биләүче затларга, контроль-хисап органы рәисенә акчалата бүләкләүләр, муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» 2018 елның 30 мартындагы 26/1 номерлы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3) «Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 2024 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында» Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чүпрәле муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе доклады турында.
4) Төрле.
Район Советы утырышы 2025 елның 22 маенда 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.