Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы проектларының «Хәтер юллары буйлап» Республика конкурсы дәвам итә

2025 елның 13 мае, сишәмбе

2025 елның 28 апреленнән 31 маена кадәр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы проектларының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер юллары буйлап» Республика конкурсы үткәрелә. Конкурсның муниципаль этабы 2025 елның 28 апреленнән 20 маена кадәр, республика этабы 2025 елның 21 маеннан 31 маена кадәр уза. Бу хакта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар: мәгариф учреждениеләренең 5-7 сыйныф укучылары. Конкурс эшләре Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә, сугыш кырында һәм тылда сугышкан ветераннар һәм Ватанны саклаучылар, якташлар, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турындагы тарихи хәтерне саклауга багышланган сугышчан дан урыннарын чагылдырырга тиеш.

Конкурс эшләре рәсемнәр, презентацияләр, видео-хикәя булырга мөмкин. Эшләрне теләсә нинди техникада теләсә нинди рәсем яисә график материаллар, компьютерда программалар кулланып ясарга мөмкин.

Бәяләү критерийлары:

- эшләрнең эчтәлеге конкурс темасына туры килүе;

- фикерләүнең оригинальлеге, башкаруның эстетиклыгы;

- башкару техникасы, композиция, төсләр чишелеше.

Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен конкурс эшләре Vildanov.Ruslan@tatar.ru электрон почтасына яки 89270387410 номерына ватсап буенча 2025 елның 20 маена кадәр кабул ителә. Муниципаль этапта җиңүчеләр конкурсның республика этабында район исеменнән чыгыш ясаячак. Конкурс эшендщ автор турында кыскача мәгълүмат булырга тиеш.

Конкурсның муниципаль һәм республика этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.

Килеп туган сорауларны ГТО тестлау үзәгенә мөрәҗәгать итеп яки 2-20-51 телефонына шалтыратып ачыкларга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International