Туфракта дым запасы барында
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында һәм җәмгыятьләрендә бөртекле-кузаклы һәм техник культураларны чәчү дәвам итә.
«А.Н. Амосов» крестьян-фермер хуҗалыгына килгәндә, «Т-150» тракторы белән Дмитрий Алексеев бодай орлыкларын җир куенына сала, Дмитирй Молгачев «К-700» тракторы белән җирләрне культивацияли, Петр Албутов исә «МТЗ-1221» тракторы белән катоклый. Агымдагы елда хуҗалыкта бодай 250 гектар мәйданны билиячәк. 300 гектарда — арпа, 65 гектарда — люцерна чәчелгән. 80 гектарда — кукуруз, 200 гектарда — көнбагыш, 70 гектарда судан үләне булачак. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Амосов әйтүенчә, судан үләне аксымга бик бай һәм алар аны сенажга салалар.
Шоферлар Дмитрий Афиногентов һәм Виктор Великанов чәчүдә өзеклекләргә юл куймыйча, ашламаны һәм орлыкларны вакытында китерәләр. Ә Николай Макаркин исә ашламаны һәм орлыкларны чәчү агрегатына салып тора.
— Кояшлы, аяз көннәрдән файдаланып калырга тырышабыз. Явып үткән яңгырлар эшне бераз тоткарласа да, туфракта дым барында чәчүне оптималь срокларда тәмамларга исәп, - ди Алексей Амосов.
Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 майга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 21710 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән. Бу барлык мәйданнарның 50,9 процентын тәшкил итә.
5028 гектарда — сабан бодае, 6248 гектар мәйданда арпа, 407 гектарда солы, 396 гектарда борчак, 790 гектарда шикәр чөгендере культуралары орлыклары җир куенына салынган.