Иске Чокалы ФАП мөдире Чүпрәле районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Күпьеллык намуслы хезмәте, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертүе, Чүпрәле муниципаль районы Иске Чокалы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең авыруларын киметү буенча актив профилактик эше, шулай ук тууына 60 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Чүпрәле муниципаль районының Иске Чокал фельдшер-акушерлык пункты мөдире Җәббарова Фәния Абдулхаковна бүләкләнде.
Бүләк бүген, 2025 елның 24 февралендә, эшлекле дүшәмбе вакытында тапшырылды. Бүләкне район Башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
Котлыйбыз!